Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертүе өчен республиканың медицина учреждениеләре табиблары Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтләре белән бүләкләнделәр, «Татарстан Республикасының Атказанган табибы», «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә лаек булдылар, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Казан медицина көллиятенең фәнни-методик эш буенча директор урынбасары Татьяна Валюшина «Ватан сәламәтлек саклау алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеген сылтама буенча карарга була.