Марат Садыйков ана һәм балачак хезмәте белгечләрен бүләкләде

2021 елның 24 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Тантана Татарстан Республикасында ана һәм бала сәламәтлеген саклауга багышланган коллегия утырышыннан соң узды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хезмәттәшләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән

Халыкның сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исемнәр
:

- Республика клиник хастаханәсенең консультатив сырхауханәсенең медик-генетик консультация мөдире Вафина Зөлфия Илсур кызына;

- Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Шәмсетдинова Роза Җафар кызына бирелде.

Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе белән

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклау эшенә керткән өлеше өчен

Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде:


- Казан шәһәренең 1нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсенең баш табибы Филатов Владимир Сергеевичка;

- 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Шиһабетдинова Татьяна Николаевнага.

Татарстан Республикасы Премьер-министры күрсәтмәсе белән

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертүе өчен

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
:

- Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең консультатив-диагностика бүлегенең балалар кардиологы Исламова Наилә Максум кызы.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталык һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә югары шәхси казанышлары өчен

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
:

- Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең яңа туган балалар бүлегенең өлкән шәфкать туташы Җиһаншина Ләйлә Фәүзетдин кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International