Апас РҮХ табибы "Земский доктор" программасы кысаларында эшкә урнашты һәм бер тапкыр бирелә торган түләү алды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Апас сырхауханәсенә 2021 елда «Земский доктор» программасы буенча табиб-терапевт эшкә урнаша. Медицинада эшләү тәҗрибәсе булган белгеч бер ел элек Ульяновск шәһәреннән авыл җиренә күчеп килә. Татарстанда участок терапевты «Земский доктор» программасында катнаша һәм миллион ярым сум акча ала.

2018 елдан әлеге программа «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында  Татарстан Республикасында тормышка ашырыла. 2021 елда әлеге программа буенча 104 белгеч җәлеп ителгән, шуларның 72 табиб һәм 32 урта медицина хезмәткәре.

Билгеләп үтик, республика районнарында арендалы торак программасы эшли, аерым алганда, Түбән Камада, Чаллыда, Чистайда һәм башка урыннарда социаль найм яки хезмәт торагы бирелә. Медицина оешмалары җитәкчеләре яңа килгән табибларга фатирларны арендага алу, торак-коммуналь хуҗалык чыгымнарын компенсацияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International