ТР Спас районында сынау режимында «ике» сәгать эчендә диспансерлаштыруны үткәрүне башлап җибәрделәр

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанның Спас районы үзәк район хастаханәсе сырхауханәсендә халык өчен ике сәгать дәвамында тулы диспансерлаштыру үтү мөмкинлеген оештырдылар. Авыл халкына поликлиникага берничә тапкыр килергә туры килмәсен өчен, программаны сынау режимында уза.

"Диспансерлаштыру, гадәттә, бер-ике атнага хәтта аннан да күбрәк вакытка сузыла. Без бер көнлек башлангыч диспансерлаштыруны сынап карарга телибез. Диспенсерлашуны узучы ике сәгать эчендә барлык анализларны тапшырып, терапевт аны карап, киңәшләр алып, алдагы тикшеренүләргә план төзеп, өйгә кайтып китүен телибез", - дип аңлатты Спас хастаханәсенең баш табибы Роман Әхмәтҗанов.

Республиканың Спас районында барлыгы 17 900 кеше яши, аларның 5300е быел диспансерлаштырылырга тиеш. Спас районы сырхауханәсендә көненә 100-150 кешегә диспансеризация үткәрергә планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, бер ел ТР Спас районы район үзәк хастаханәсе ТР Республика клиник хастаханәсенең филиалы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International