Дербышкада милли проект буенча төзелә торган балалар поликлиникасында эчке эшләр тәмамлана

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, төзелеш идарәсе, подряд оешмалары вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендәге балалар поликлиникасының төзелеш мәйданчыгында (6нчы шәһәр балалар поликлиникасы филиалы) булдылар. Объект төзелеше узган елның апреленнән «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында алып барыла. Объектны тапшыруның якынча вакыты – быелның II кварталы.

Эшче төркем эш барышы турында фикер алышты. Хәзерге вакытта бинада эчке бизәү эшләре тәмамлана.

Параллель рәвештә поликлиниканы җиһазландыру, җиһазлар кертү һәм территорияне төзекләндерү бара.

Поликлиникада уңайлы көтеп тору зоналары, заманча медицина җиһазлары һәм көндезге стационар каралган. Монда шулай ук травматология пункты ачылачак. Ул Дербышкада гына түгел, күрше торак массивларда яшәүче балаларны да кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International