Биектау үзәк район хастаханәсендә медицина советы узды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Кичә Биектау үзәк район хастаханәсендә ТР сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улы, министр урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызы, Биектау районы башлыгы Хисаметдинов Равил Фәрит улы катнашында медицина киңәшмәсе узды.

Биектау үзәк район хастаханәсенең баш табибы Зиатдинов Рамил Равилевич хастаханәнең 2022 елгы эшенә йомгак ясады. Матди-техник базасын билгеләп үтте, 2021 ел белән чагыштырганда демографик күрсәткечләрне бәяләде: 2022 елда 1000 кешегә үлем күрсәткече 3,8% ка, шулай ук туу күрсәткече 3,5% ка кимеде. Сыйфатлы диспансерлаштыру һәм авыруларны вакытында диагностикалау буенча халыкны күбрәк колачлау халыкның үлем күрсәткечләрен тагын да киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Учреждениедә 78 табиб, 240 урта медицина хезмәткәре эшли. Әмма кадрлар мәсьәләсе кискен тора: участок табиб – педиатрлары, участок табиб – терапевтлары, гомуми практика табиблары һәм башка белгечлекләр вакансияләре ачык.

Хисаметдинов Равил Биектау районының сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде: төзелгән яңа поликлиника инде бер елдан артык эшли. Биектау үзәк район хастаханәсенең эшкә сәләтле коллективын билгеләп үтте һәм авылларга пациентлар янына барып җитәр өчен мобиль флюорограф мәсьәләсен күтәрде.

Министр хезмәттәшләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм муниципалитетка эш вакытында медицина кадрларын арендалы торак белән тәэмин итүне сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International