Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге яңа балалар поликлиникасын карады

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Дәрвишләр бистәсендәге 6нчы балалар шәһәр поликлиникасы филиалының яңа бинасында булды.

Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча төзелгән.

Объектның бәясе 680 470,70 мең сум тәшкил итте (федераль бюджет хисабына – 537 857,65 мең сум, Татарстан Республикасы бюджеты хисабына – 142 613,05 мең сум).

Рөстәм Миңнеханов кабул итү бүлеген, педиатрия блогын, тар белгечләр кабинетларын, УЗИ һәм ЭКГ кабинетларын, көндезге стационар бинасын карады.

ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм 6 нчы шәһәр балалар поликлиникасының баш табибы Мансур Китаев Татарстан Рәисен озата йөрде.

Пациентларның җайлылыгы  өчен шартлар тудырылган: уен холлары, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе, буфеты булган көтеп тору зоналары. Гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен шартлар үтәлгән.

Объект торак массив эчендә төзелгән, уңайлы керү юллары һәм парковкасы бар.  Бинаның мәйданы 6 371 кв. м.

Яңа медицина учреждениесе көненә 180 кеше кабул итүгә исәпләнгән һәм заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Инфекцион блок, лаборатория, реабилитация чаралары үткәрү өчен зал, 10 урынлык көндезге стационар каралган. Шулай ук поликлиника базасында тәүлек әйләнәсе травматология пункты ачылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International