Бүген Казанда «Йөрәк җитешсезлеге» Идел буе федераль округы конгрессы уза.
Чара онлайн һәм офлайн форматта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия кардиология җәмгыяте, йөрәк җитешсезлеге буенча белгечләр җәмгыяте ярдәме белән оештырылды.
Илнең әйдәп баручы белгечләре профилактика һәм дәвалау өлкәсендәге соңгы казанышларны тәкъдим итү өчен җыелды. Фәнни программа кысаларында химио - һәм нур терапиясе вакытында йөрәк зарарлануы, йөрәк җитешсезлеге кебек иң катлаулы авырулар һәм патологик хәлләр булган пациентларны алып бару стратегиясе һәм тактикасының актуаль мәсьәләләре тикшерелә.