Даруларга бәяләр

 

2010 елның 29 октябреннән №865 «Тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларына бәяләрне дәүләт тәртипкә салуы турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карарына туры китереп, тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратларына җитештерүчеләрнең чикле җибәрү бәяләренә дәүләт регистрациясе кертелде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Фармация буенча идарәсендә «Фармацевтик эшчәнлекне регламентлаштыручы инструктив материаллар, хатлар» бүлегендә тарифлар буенча 2011 елның 29 июленнән № 8-13/соц «Балалар ашамлыкларына (азык концентратларын кертеп) бәяләргә чикле күпләп сатуның һәм чикле ваклап сатуның сәүдә өстәмәләрен билгеләү турында» Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Карарының тексты урнаштырылган.

2010 елның 1 апреленнән башлап даруханә оешмалары дару бәясеннән аерылып бердәм федераль методикага туры китереп оештырылган  күпләп һәм ваклап сату өстәмәләренең чикле дәрәҗәләрен исәпкә алу белән бәяләр буенча тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратларын гамәлгә ашырырга тиеш.

Бердәм федераль методика буенча 2010 елның 1 апреленнән безнең республикада түбәндәге өстәмәләр дәрәҗәләре кертеләләр:

Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты

· тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратларына җитештерүчеләрнең фактик җибәрү бәяләренә (ӨБС исәпкә алмыйча) чикле күмәртәләп сатуның өстәмәләре, бәя төркемнәре буенча:

- 50 сумга кадәр (аны кертеп) – 15 %;

- 51 сумнан 500 сумга кадәр – 13 %;

- 500 сумнан артыграк – 11 %;

·  чикле ваклап сату өстәмәләре, бәя төркемнәренә туры китереп, алдагы дәрәҗәләрдә билгеләнде: 32,0 %, 30,0 % һәм 23,4 %.

 Игътибар итегез: 2010 елның 29 октябреннән №865 «Тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларына бәяләрне дәүләт тәртипкә салуы турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Карарына туры китереп, Тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратларына җитештерүчеләрнең чикле җибәрү бәяләренең дәүләт реестры (түбәндә – Бәяләрнең дәүләт реестры) Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының  http://grls.rosminzdrav.ru/  сайтында урнаштырыла һәм көн саен яңартыла.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 2010 елның 12 апреленнән №61-ФЗ «Дару матдәләренең әйләнеше турында» Федераль законына туры китереп, тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратларының Чикле күпләп сату һәм чикле ваклап сату бәяләренең дәүләт реестрында теркәлгән һәм анда кертелгән чикле җибәрү бәяләре турында мәгълүматны http://minzdrav.tatar.ru  сайтында урнаштыра һәм әлеге мәгълүматны Бәяләрнең дәүләт реестрын бастырып чыгарган саен яңарта.

Даруханә оешмалары әлеге мәгълүматны кулланучылар өчен аңлаешлы формада сәүдә залларында урнаштырырга һәм бастырып чыгарган саен яңартырга бурычлылар. Моннан тыш, сәүдә залында дару матдәләренә бәя кую өлкәсендә тикшерү органнарының телефоннары турында мәгълүмат урнаштырылырга тиеш (Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы – 236-13-15,  ТР буенча Росздравнадзор Идарәсе – 292-54-37, тарифлар буенча Татарстан Республикасының Комитеты – 221-82-51).

Теләсә кайсы гражданин тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратларын сатып алган вакытта даруханә оешмаларында күрсәтелгән чикле ваклап сату бәяләре белән чагыштырып тикшерә алачаклар.

Нинди дә булса сораулар килеп чыккан очракта даруханә хезмәткәрләре тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратларына ваклап сату бәяләренең барлыкка килү тәртибе буенча тулы мәгълүматны бирергә тиешләр.

 

Түбәндәрәк күрсәтелгән сылтама буенча тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратларына чикле бәяләр белән Excel файлын йөкләү мөмкинлеге бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International