Министрлыкның эш тәртибе һәм гражданнарны кабул итү вакыты

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш тәртибе:

Гражданнарның хатлары һәм мөрәҗәгатьләре белән эш  буенча секторның эшләү көннәре һәм сәгатьләре:

Дш-пнҗ 9:00-18:00

Җм 9:00-16:45

Төшке аш: 12:00-12:45

Телефоннар: 231-79-20, 231-79-87

 

Министрлык җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү көннәре һәм сәгатьләре:

ТР җитәкчелеге тарафыннан халыкны кабул итүнең бердәм көне: сишәмбе 14:00 сәг. башлап 16:00 сәг. кадәр.

Министрга алдан язылу: дүшәмбедә 14:00 сәг. башлап 15:00 сәг. кадәр 231-79-20, 231-79-87 телефоннары аша (Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе)

Министрның беренче урынбасары Осипов Сергей Альберт улы, кабул итү бүлмәсе : (843) 231-79-91

Министр урынбасары, Фатыйхов Илдар Рәзин улы, кабул итү бүлмәсе : (843) 231-79-38

Министр урынбасары, Яркаева Фәридә Фатыйх кызы, кабул итү бүлмәсе : (843) 233-34-00

Министр урынбасары, Гарипов Айрат Далез улы, кабул итү бүлмәсе : (843) 231-79-05

Гражданнарның хатлары һәм мөрәҗәгатьләре белән эш буенча белгеч - Казначеева Лариса Владимир кызы

Әйдәүче консультант - Нигъмәтуллина Регина Габдулла кызы

Җаваплы шәхес: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Эшләре белән идарә итүче, Айзетуллов Идеал Азат улы

Сезнең мөрәҗәгатегез нинди карап тикшерү стадиясендә булганын белү өчен, Сез Электрон мөрәҗәгатьне карап тикшерү стадиясе сервисы белән файдалана аласыз. Моның өчен Сезгә персональ паролегезне кертергә кирәк, ул пароль Сезнең смс-хәбәрегезне җибәргәннән соң биреләчәк.

 

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү нәтиҗәләре һәм кабул ителгән чаралар турында мәгълүмат:

2016 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвен тикшерү

2016 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләу турында СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР

2014 ел эчендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвенең тикшерү

2015 ел эчендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвенең тикшерү

2015 ел эчендә Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләу турында СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР

Гражданнарның килгән мөрәҗәгатьләрен тикшерүне уздыру тәртибе турында

 

2014 ел эчендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләу турында СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР

Сезнең мөрәҗәгатегез нинди карап тикшерү стадиясендә булганын белү өчен, Сез Электрон мөрәҗәгатьне карап тикшерү стадиясе сервисы белән файдалана аласыз. Моның өчен Сезгә персональ паролегезне кертергә кирәк, ул пароль Сезнең смс-хәбәрегезне җибәргәннән соң биреләчәк

 

Электрон мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

Дәүләт органнарына мөрәҗәгать итүгә хокукны аларга Россия Федерациясе Конституциясе белән беркетелгән гражданнар тарафыннан гамәлгә ашыру белән бәйле булган хокукый мөнәсәбәтләр, һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен дәүләт органнары тарафыннан карап тикшерү тәртибе 2006 елның 2 маеннан №59-ФЗ «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында» Федераль законы белән җайга салыналар (түбәндә – №59-ФЗ Федераль закон).

Мөрәҗәгатьләр №59-ФЗ Федераль закон белән билгеләнгән, язма мөрәҗәгатенә курсәтелгән таләпләргә җаваплы булырга тиеш.

Язма мөрәҗәгатендә мәҗбүри тәртиптә булырга тиеш:

мөрәҗәгать җибәрелгән органның исеме, яки органның вазыйфаи шәхеснең фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы –  булганда), яисә аның вазыйфасы;

гражданинның  фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булганда);

җавап җибәрү өчен почта адресы яисә мөрәҗәгатьне бүтән адрес белән җибәрү турында белдерү;

 шәхси имза һәм датасы.

 Кирәк булган очракта үз дәлилләрен раслап гражданин язма мөрәҗәгатенә документлар һәм материаллар яисә аларның күчермәләрен теркәп куя.

Интернет-мөрәҗәгатьтә мәҗбүри тәртиптә булырга тиеш:

гражданинның  фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булганда);

электрон почта адресы – әгәр җавап яисә белдерү электрон документ формасында җибәрергә тиеш булса, яки почта адресы – әгәр җавап яисә белдерү язма формасында җибәрергә тиеш булса.

Интернет-мөрәҗәгатькә гражданин кирәкле документларны һәм материалларны яисә аларның күчермәләрен электрон формада  теркәп куярга, яки күрсәтелгән документларны һәм материалларны яисә язма формасында аларның күчермәләрен җибәрергә хокуклы.                                                                                                                             

№59-ФЗ Федераль законы 7 статьясының 3нче бүлеге электрон документ төрләрендә тапшырылган мөрәҗәгатьләр әйләнеше тәртибен билгели, ләкин №59-ФЗ Федераль закон электрон документның билгеләмәсен бирми.

«Мәгълүмат, мәгълүматый технологияләр һәм мәгълүматны саклау турында» ФЗ 2нче статьясы 11.1 пунктына туры китереп электрон документ үзе электрон формасында бирелгән документлаштырылган мәгълүмат булып тора.

Электрон документны төзү, саклау, үзгәртү һәм тапшыру вакытында электрон документны төзүчене, электрон документны җибәрүчене, электрон документка кертелгән үзгәрешләрнең авторын һәм электрон документны алучыны ышанычлы тиңләштерүне рөхсәт итүче ысул сыйфатында, гамәлдәге законнарга туры китереп, электрон цифрлы имза кулланыла.

Дәүләт органына яки вазыйфаи шәхескә электрон документ формасында кергән мөрәҗәгать, башка язма мөрәҗәгатьләр кебек шул ук тәртиптә, карап тикшерелергә тиеш.

Элетрон документлар мәгълүматый телекоммуникацион системалар ярдәме белән электрон хат төрендә, нинди дә булса органның рәсми Интернет-битендә форманы тутыру төрендә җибәрелә алалар.

Кайбер очракларда гариза бирүчеләр электрон цифрлы имза белән расланган электрон документларны тапшырырга тиеш. Бу орган, учреждение яисә оешма тарафыннан мөрәҗәгать юридик әһәмиятле гамәлне ашыру максатына ия булган вакытында кирәк.

 Мөрәҗәгать мәгълүматларында, 2006 елның 27 июленнән № 152-ФЗ «Шәхси мәгълүматлар  турында» Федераль законына туры китереп шәхси мәгълүматлар, шулай ук башка, закон белән сакланучы сер (мәсәлән, табиблар сере, «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законының 13 ст.) булуы мөмкинлеге белән бәйле рәвештә,  шәхесләр аркылы эшләнгән мөрәҗәгать формасы (e-mail: ZZZyyy@mail.ru һ.б.) мөрәҗәгать иткәннең шәхси мәгълүматларын саклавын  һәм мөрәҗәгатьтә булган һәм аның шәхси тормышына кагылучы мәгълүматларны ачып салмауны гарантияләми.

Татарстан Республикасында да, Россия Федерациясендә дә Мминистрлык һәм дәүләт органнары белән электрон мөрәҗәгатьләр (интернет- мөрәҗәгатьләр) формасында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен,  кагыйдә буларак, мөрәҗәгатьләр белән эшләү өчен һәм язма җавап бирү өчен гариза бирүче тарафыннан кирәкле реквизитлар тутыруын алдан күреп эш итүче һәм шушы реквизитлар булмау вакытында мөрәҗәгатьне кабул итәргә мөмкинлек булмау турында белдерүче махсуслаштырылган программалы тәэминат кулланыла.

Министрлык вазыйфаи затларының электрон адресларына җибәрелгән шәхси мөрәҗәгатьләр карап тикшерүгә кабул ителмиләр.

Югарыда бәян ителгәннәр сәбәбе белән, № 59-ФЗ Федераль законы 9 статьясының 1нче һәм 3нче бүлекләренә таянып, Министрлык адресына электрон документ формасында кызыксындыручы сорау белән Министрлыкның рәсми сайтына махсуслаштырылган программалы тәэминатында (сайтның махсус бүлеге), мөрәҗәгатьләр белән эшләү өчен гариза бирүче тарафыннан кирәкле реквизитлар тутыру юлы белән гражданнар мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Ресурска сылтама: http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/message.htm. Шулай ук рәсми хатны почта адресы: 420111, Казан шәһ., Островский ур., 11/6   буенча җибәрергә мөмкин.

 
 

 

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 28 марты, 08:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International