Министр вәкаләтләре

Министр Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 6 июлендә 314 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы” турында нигезләмәсе).

  • Шәхси идарә нигезендә Министрлык эшчәнлеге белән җитәкчелек итүне оештыра һәм Министрлыкка йөкләнелгән бурычларны үтәтүдә шәхси җавап тота;
  • Министрлык хезмәткәрләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, министр урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә;
  • Министрлыкның структур бүлекчәләре турында нигезләмәләрне раслый;
  • Үзенең компетенциясе кысаларында приказлар чыгара, аларның үтәлешен контрольдә тотуны оештыра;
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына Республиканың сәламәтлек саклау урежденияләре һәм сәламәтлек саклау системасының башка учрежденияләре җитәкчеләре урнына билгеләү өчен кандидатуралар турындагы тәгъдимнәрен кертә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International