Стандартлар кертү һәм күзәтү бүлеге алдагы структурадан тора һәм түбәндәге функцияләрне башкара:
· медицина ярдәме күрсәтүнең тәртипләре һәм федераль стандартлар нигезендә медик-икътисадый стандартларны формалаштыру һәм эшләү.
· сәламәтлек саклау оешмаларына сыйфат менеджменты стандартларын эшчәнлеккә кертергә булышу.
· медицина ярдәме күрсәтүне оештыруның хәзерге заман технологияләре нигезендә чыгымнар кайтару системасын камилләштерергә булышу.
· 2011–2012 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавын камилләштерү программасы чикләрендә федераль стандартларны кертү.
· Дәүләт гарантияләре программасын формалаштыру өчен медик-икътисадый стандартлар системасын эшләү.
· Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасында Lean production (сакчыл җитештерү) принципларын кертү.
· Оешмаларга Сыйфат өчен хөкүмәт премиясе үрнәге нигезендә сыйфат белән идарә итү системасын камилләштерергә булышу.
Хәзерге вакытта ТР сәламәтлек саклау системасында сыйфат белән идарә итү һәм стандартлаштыру системасының түбәндәге норматив документлар төркемнәре файдаланыла: классификаторлар һәм кодификаторлар, медицина ярдәменең тәртипләре, медицина ярдәменең стандартлары, медик-икътисадый стандартлар, авыруларны алып бару беркетмәләре (клиник тәкъдимнәр), медицина хезмәтләрен башкару технологияләре, методик тәкъдимнәр, оештыру технологияләренә таләпләр.
+ Тәртипләр исемлеге (электрон копиясен алырга, PDF)
21.11.2011 елның 323-ФЗ номерлы Федераль законының 76 нчы маддәсе буенча сыйфат белән идарә итү системасының элементы булып клиник тәкъдимнәр (дәвалау беркетмәләре) тора. Фәнни-тикшеренү коллективлары тарафыннан эшләнгән клиник тәкъдимнәр практик медицинага кертелү өчен Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелергә мөмкин.
+ Клиник тәкъдимнәр (КТ) (дәвалау беркетмәләре) барлыкка китерү методологиясе, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасына клиник тәкъдимнәр (дәвалау беркетмәләре) җибәрү һәм кертү тәртибе (электрон копиясен алырга, PDF)
Әгәр Сез үз вакытында яңалыклар буенча мәгълүмат, яңа стандартлар, медицина ярдәме сыйфатының мәсьәләләре буенча җибәрүләр алырга телисез икән безнең җибәрүгә язылыгыз.
Бераз көтеп торыгыз!!! Без бу бүлекне яхшыртырга телибез. Аның мәгълүматын Сезнең өчен керергә тагын да уңайлырак һәм файдалырак итеп ясарга. Бу күп вакыт алмаячак.
Зинһар өчен, кире элемтә формасын фикерләрегез һәм теләкләрегез белән тутырыгыз һәм без бүлекнең тутырылуын яхшыртырбыз.
Соңгы яңарту: 2016 елның 2 феврале, 15:48