Казан инновацион университетында Белем көненә багышланган «Мөһим белемнәр көне» акциясе узды. Республика СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм аларга каршы көрәш үзәге белгечләре «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә студентларга ВИЧ-инфекция турында белергә мөһим булган мәгълүматларны җиткерделәр. Акциянең максаты - яшьләрнең игътибарын ВИЧ-инфекциянең таралу проблемасына җәлеп итү.