Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәмгә авырулар һәм бәхетсез очраклар буенча мөрәҗәгатьләр саны артты

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

2017 елның 2 октябреннән башлап 8нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7971 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1280 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6070– төрле авыруларга, шул санда 193 инсультка һәм 53 инфарктка туры килде.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1124 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 53 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 50 кеше зыян күрде. 20 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә һәлак булды.

 Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 10 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 120 тапкыр чыктылар

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 238гә артты (авырулар һәм бәхетсез очраклар исәбенә).  

Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 7гә, көчле миокард  инфарктлары буенча – 18гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 26га  артты. Чакырулар саны бала табулар буенча –  6га, янгыннар буенча – 7гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 97гә артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International