Чистай үзәк район хастаханәсендә ВИЧны профилактикалау буенча акция узды. Хастаханәнең медицина хезмәткәрләре яшьләр арасында анкетлаштыру үткәрделәр һәм мәкерле авыруның йогышлану юллары, аны профилактикалау турында сөйләделәр. Медиклар Чистай политехник көллият һәм Чистай медицина училищесы студентлары белән аралыштылар.