Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгатьлар саны артты

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

2017 елның 4 декабреннән башлап 10 декабренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8238 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1204 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6549– төрле авыруларга, шул санда 167 инсультка һәм 33 инфаркта туры килде.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 982 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 33 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 33 кеше зыян күрде. 17 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 3 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.

 Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 18 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 80 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 417гә артты (авырулар, бәхетсез очраклары һәм бала табулар исәбенә).  

Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 12гә, янгыннар буенча –  2гә, көчле миокард инфарктлары буенча –  19га, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча –  2гә  кимеде.  Чакырулар саны бала табулар буенча – 21гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 99га артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International