Санкт-Петербургта йөрәкнең электростимуляциясе һәм клиник электрофизиологиясе буенча «Кардиостим-2018» дигән XIII Халыкара конгрессы узды, анда йөрәк ритмының һәм йөрәк үткәрүчәнлекнең катлаулы бозылуларын хирургик дәвалау турында фикер алыштылар. Россиянең Төньяк башкаласы инде чирек гасыр тәҗрибә уртаклашу өчен йөрәк ритмының тайпылышын диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче белгечләрне: кардиологларны, аритмологларны, кардиохирургларны, рентгенэндоваскуляр алымнар буенча диагностикалауның һәм дәвалауның белгечләрен, функциональ диагностикасы табибларын, ашыгыч ярдәм табибларын берләштерә.