Бүген Казанда халыкара катнашу белән С.С. Зимницкий исемендәге I Бөтенроссия клиник медицина конгрессы ачылды. Конгресс Казан университетының атказанган профессоры, СССРның дөньякүләм танылган иң эре клиницисты С. С. Зимницкийның тууына 145 ел тулуга багышланган. Семён Семёнович – 1920 елда табибларны камилләштерү өчен Казан институтын (ГИДУВ) оештыручыларның берсе, Татариядә үз милли кадрлар булдыруының инициаторы булды. Галимгә нефрологик тикшеренүләр, гастроэнтерология, пульмонология, йогышлы авырулар өлкәсендә фундаменталь эшләр гомуми танылу һәм дөньякүләм мәшһүрлек китерделәр.