БРКХдә югары технологияле медицина тыкшынуы нәтиҗәсендә гаять зур шеш алынды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

БРКХдә югары технологияле медицина тыкшынуы нәтиҗәсендә Киров өлкәсеннән булган кызның гаять зур шешен алдылар.

.

2018 елның көзеннән башлап кыз кискен ябыга башлады, шул ук вакытта аның корсагы зурайды. Баштарак бу әти – әнисендә курку тудырмаган, алар күчеш яшенә һәм бу чорда барган гормональ үзгәрешләргә сылтанганнар.

Корсак бу яшь өчен хас булган критик күрсәткечләрдән күзгә күренеп артып киткәч, әти-әнисе яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә булганнар. Табиб тикшерүеннән соң һәм анализлар тапшырганнан соң, пациентның оча өлкәсеннән чыгучы күләмле яңа шеш булуы ачыклана.

.

Татарстан коллегалары белән ныклы дустанә мөнәсәбәтләрдә булганга, Киров белгечләре әлеге очрак буенча фикер алышу һәм алга таба гамәлләр планын билгеләү максаты белән элемтәгә керергә хәл итәләр. Шуның нәтиҗәсендә кызны БРКХдә госпитализацияләү турында карар кабул ителде .

Клиникага госпитализация вакытында диагноз расланды. Онкогематологлар һәм гинекологлар белән берлектә БРКХ хирурглары шешне алу буенча оператив тыкшынуны башкарырга карар чыгардылар.

.

Операция уңышлы узды, шеш радикаль алынды. Операцияне профессор, м.ф. д., балалар хирургы Валерий Морозов һәм югары аттестацион категорияле табиб-балалар хирургы Рөстәм Исмәгыйлев башкардылар, м.ф.к., Югары аттестацион категорияле табиб, БРКХнең 1нче номерлы хирургия бүлеге мөдире Ринат Яфясов операцияне җитәкләде.

.

Шешнең күләмен билгеләп үтәргә кирәк, ә ул 4 килограмм авырлыкта булды – яңа туган бала белән чагыштырырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International