Бүген конференциядә Татарстанның акушер-гинекологлары хатын-кызлар сәламәтлеге турында сөйләштеләр

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә «Акушерлыкның һәм гинекологиянең көнүзәк мәсьәләләре» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Акушер-гинеколог көне узды.

Хатын-кызларның сәламәтлеген саклау Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Республика акушер-гинекологлары хатын-кызларга медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту буенча яңа юнәлешләр турында даими рәвештә фикер алышалар, тупланган тәҗрибәне коллегалары белән уртаклашалар.

Конференция ачылышы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлеге башлыгы Елена Игнашинага бирелде. Ул республиканың акушерлык-гинекология хезмәтен үстерү өчен мондый конференцияләрнең кирәклеген һәм зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округында акушерлык һәм гинекология буенча баш штаттан тыш белгече, КДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, профессор Илдар Фәтхуллин, ТР ССМ баш штаттан тыш акушер-гинекологы, 7нче номерлы ШКХнең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International