Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе җирлегендә семинар-киңәшмә бөтен Кама аръягыннан хирургларны җыйды. Ул бу өлкәдә иң яхшы Татарстан белгечләреннән үзенчәлекле мастер-класска әверелде. Шул исәптән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар хирургы Владимир Филатовтан, баш штаттан тыш балалар хирургы – Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе эксперты Валерий Морозовтан һәм БРКХнең беренче һәм икенче хирургия бүлекләре мөдирләре м.ф.к. Ринат Яфясовтан һәм Михаил Поспеловтан.