ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хезмәткәрләрне дәүләт бүләкләре белән бүләкләү тантанасы узды. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үзенең сәламләү сүзендә коллегаларына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм нәтиҗәле эш теләде.