«Экран» лагеренда яшүсмерләргә социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау турында сөйләделәр

2019 елның 12 июле, җомга

Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре оештыру-методик ярдәм күрсәтү һәм массакүләм пропаганда чараларын үткәрү максаты белән «Экран» спорт-сәламәтләндерү лагерена килеп киттеләр.

Гигиеник тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлеге табиблары җәйге чорда профилактик эшне оештыру буенча лагерь медицина хезмәткәрләренә консультация үткәрделәр. Лагерьның медицина пунктына РМПҮ чыгарган белешмәлекләр, листовкалар һәм плакатлар тапшырылды.

Республика наркология диспансеры каршындагы «Гомуми эш» иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләре яшүсмерләр арасында социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау буенча лекция оештырдылар. Балалар кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган темалар буенча фикер алышуда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International