Өлкән яшьтәге татарстанлылар өчен Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәктәпләре ачылачак

2019 елның 19 июле, җомга

ТР буенча РФ Пенсия фондының бүлегендә Портавит Хелс компаниясе һәм «Россия пенсионерлар берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Региональ Бүлеге арасында хезмәттәшлек итү һәм үзара бәйләнештә булу турында килешү имзаланды. Документка «Портавита Хелс» ҖЧҖ генераль директоры Марк Слейтер һәм Татарстан Республикасы буенча «Россия пенсионерлары берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Региональ Бүлеге рәисе Любовь Мишина кул куйдылар.

«Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәктәбе» белем-агарту чаралары циклын Портавита Хелс компаниясенең белгечләре Казан дәүләт медицина университетының Белгечләрнең квалификацияләрен арттыру һәм һөнәри белемнәрен арттыру факультетының кардиология кафедрасы, «Регионара клиник-диагностика үзәге» ДАССУ белән бергә эшләделәр. Яз көне Казанның Вахитов һәм Совет районнарында «Өченче буын университеты» тыңлаучылары өчен беренче сынау белем бирү лекцияләре узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International