Чистай ҮРХдә донор акциясе узды

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

2019 елның 6 августында «Чистай ҮРХ» ДАССУның стацион  ары территориясендә мобиль кан җибәрү станциясе эшләде.  Республика кан үзәгенең белгечләре донорлардан - безнең шәһәр һәм район халкыннан кан алу уздырдылар. Яңгыр явып торуга карамастан, иртәдән үк күчмә пункт янында акциядә катнашырга теләүчеләрдән чират тезелде.

Ел саен Россиядә миллион ярымнан артык кеше кан салуга мохтаҗ. Татарстанда 35 меңнән артык авыручыга медицина ярдәме күрсәтү өчен елына 50 тонна донор кан компонентлары кирәк, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында. Исегезгә төшерәбез, ел саен кан тапшыруда 13 меңгә якын татарстанлы катнаша, бары тик Республика кан үзәге җирлегендә генә дә Казанда 12-13 тоннага якын кан әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International