«XXI гасырда тәмәке тарту модалы түгел!» дигән акция Түбән Камада узды

2019 елның 9 августы, җомга

Түбән Камада «XXI гасырда тәмәке тарту модалы түгел» дигән акция «Кояшлы аланда» узды. Моның өчен Физкультурачы көне очраклы гына сайланмаган, чөнки тәмәке тарту сәламәтлеккә начар йогынты ясый, ә табиблар, билгеле булганча, спорт һәм актив яшәү рәвешен хуплыйлар һәм сәламлиләр.

Акциядә 1нче номерлы сырхауханәнең табиблары-терапевтлары һәм шәфкать туташлары, ашыгыч медицина ярдәме станциясенең фельдшерлары, шулай ук 1нче номерлы хирургия бүлегенең шәфкать туташлары катнаштылар.

Мондый акцияләр Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә традицион характерда. Чараны оештыручылар-ТКҮРКПХ администрациясе һәм профсоюз комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International