2019 ел эчендә РКХдә бөернең уңышлы 31 трансплантациясе үтәлгән

2019 елның 4 октябре, җомга

Республика клиник хастаханәсенең бөерне күчереп утырту бүлегенең эше турында Татарстан журналистларына сөйләделәр. Трансплантология – «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» милли проектларын гамәлгә ашыру индикаторларына ирешү өчен Татарстан сәламәтлек саклавының өстенлекле бурычы.

ТР Президенты булышлыгында «2024 елга кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау үсеше» дәүләт программасы чикләрендә программага керүче «2019 – 2024 елларга Татарстан Республикасында трансплантологияне үстерү» аерым программасы гамәлгә ашырыла.

Бөерне трансплантацияләү клиниканың хирургия, терапия, диагностика, амбулатория хезмәтләренең, шулай ук бөтен республиканың медицина оешмаларының координацияләнгән эше аркасында мөмкин булды. Трансплантацияне уңышлы үтәү белән бәйле пациентлар саны арта. Трансплантациясез пациентлар социаль чикләнгән һәм программа гемодиализында торалар. Трансплантация үткәрү аларга тормыш озайтырга һәм аның сыйфатын саклап калуга шанс бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International