Түбән Кама хастаханәсендә медицина көллиятенең беренче курс студентлары өчен экскурсия узды

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Түбән Кама медицина көллиятенең студентлары «ТКҮРКХ»  ДАССУнең 2нче номерлы сырхауханәсендә экскурсиядә булдылар. «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча белем алучы 28 беренче курс студенты сырхауханә коридорлары буйлап узу һәм регистратураны карау мөмкинлеге алдылар, шулай ук диспансерлаштыру кабинетында булдылар, УЗИ, ЭКГ ничек эшләүләрен һ.б. карадылар. Яшьләргә «функциональ диагностика»ның нәрсә икәнлеген аңлаттылар, шулай ук медицина реабилитацияләү бүлегенә озаттылар, анда студентлар инсульттан һәм авыр җәрәхәтләрдән соң булган пациентларның нинди аппаратларда һәм нинди белгечләр ярдәмендә торгызылуын күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International