СССР Сәламәтлек саклау отличнигы Габделбари Габдрәхимов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашкан, медицина хезмәте ветераны, СССР Сәламәтлек саклау отличнигы Габделбари Габдрәхимов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1924 елның 13 ноябрендә Тайсуган авылында туган.

Тантаналы чара уңаеннан юбилярны хөрмәтле кунаклар котлады. Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре үсешенә зур өлеш керткәне өчен РФ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән изге теләкләр җиткерелде. Ветераннар советы рәисе Надежда Царева ТР ССМ ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе исеменнән юбилярны котлады, шулай ук туберкулезга каршы диспансерның баш табибы Ринат Усманов һәм коллегалары, ӘМР Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов һәм Совет вәкилләре, халыкны социаль яклау идарәсеннән, туганнары, дуслары, күршеләре, журналистлар юбилярны котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International