Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында коррупциягә каршы тору буенча ТР сәламәтлек саклау министры каршындагы комиссия утырышы узды. Катнашучылар ведомствода коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эшнең торышы турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең 2020 елга эш планын карап тикшерделәр һәм расладылар.