Марат Садыйков: «2019 ел тарихка "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче елы буларак кереп калды»

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ведомствоның йомгаклау коллегиясендә 2019 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау тармагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында сөйләде.

«2019 ел Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен тарихка "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче елы буларак кереп калды»

– дип билгеләп үтте ул.

Росстат мәгълүматларына караганда, 2019 елда көтелгән гомер озынлыгы 75 ел (2018 ел нәтиҗәләре буенча – 74,3 ел) тәшкил итәчәк.

Ел нәтиҗәләре буенча туучылар саны күрсәткече мең кешегә 11,0 очрак тәшкил иткән. Сәламәтлек саклау абортлар санын киметү һәм бала тудыра алмауны дәвалау аркасында туучылар санын арттыруга үз өлешен кертә.

2019 елда гомуми үлем күрсәткече 1 мең кешегә 11,0 очрак тәшкил итте, бу узган ел күрсәткеченнән 5,2%ка кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International