18 июльдән башлап 24нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7558 тапкыр чыктылар.
Чакыруларның күбесе – 5618 – төрле авырулар белән бәйләнгән. Чакыруларның яртысы – 3,5 мең – көтелмәгән авыруларга килгән, шул санда 39 инфаркт һәм 171 инсульт. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1094 тапкыр чыктылар. Юл-транспорт һәлакәтләренә ашыгыч ярдәм машиналары 36 тапкыр, янгыннарга – 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга медиклар 120 тапкыр чыктылар. Шулай ук җәмәгать урыннарында ярдәм күрсәтү өчен 1649 чакырулар үтәлде.
Регионара клиник-диагностика үзәге бүген Portavita компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешүгә имза куйды.