ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2016 ел
җомга

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов Мамадыш районына эш сәфәре чикләрендә үзәк район хастаханәсендә халыкны кабул итте. Җирле торучыларны инвалидлыкны оформить итүнең мәсьәләләре, льготалы дару чараларын тәэмин итү кызыксындырды. Алар Мамадыш РҮХнең медхезмәткәрләренең эшен уңай билгеләделәр.

Бүген Актаныш районының Иске Богады авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды. Район өчен ул инде сигезенче «Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтүне камилләштерү» программасы буенча төзелгән модульле ФАП.

Яңа уку елы алдында ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросында Белем көне узды. Бюро коллективы алдында «Педиатрия» һәм «Медицина биохимиясе» белгечлекләр буенча укуга җибәрелгән КДМУның беренче курста укучылары чыгыш ясадылар.

Хастаханәдә төрле булган хәлләргә табибларның әзерлеген бүген Югары Ослан районы үзәк хастаханәсендә тикшерделәр. Анда бүген «Шартлы янгынның  медицина-санитария нәтиҗәләрен бетерү» темасына тактик-махсус укулар узды.

Бүген Кукмара районының Зур Сәрдек саласында модульле фельдшер-акушерлык пунктының ачылуы булды.

Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Кан тамырлары хирургиясенең чишелмәгән мәсьәләләре» дигән XV Юбилей халыкара конференциясе ачылды. Форум ел саен ангиологларның һәм кан тамырлары хирургларының Россия җәмгыяте белән оештырыла. Чарада Россиянең 54 регионыннан кан тамырлары үзәкләренең һәм бүлекләренең җитәкчеләре һәм ангиохирургия өлкәсендә әйдәүче галимнәр катнашалар.

Федераль  льготникларның күбесе гарантияләнгән түләүсез дәвалауны яхшырак таптылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International