Казанда, Константиновка поселогында 5 кешегә (алар арасында 3 бала) сөрем исе тиде. Өч бала авыр хәлдә БРКХнә китерелде. Өлкән кешеләр уртача авыр хәлдә 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә тапшырылдылар. Гадәттән тыш хәл урынына Казан шәһ. ашыгыч ярдәменең ике табиб бригадасы чыкты.