ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2017–2018 елларга шәһәрләр һәм районнар сырхауханәләрен модернизацияләүнең ике еллык программасы башлана. Моның турында бүген ТР Хөкүмәт йортында чираттан тыш брифингта ТР сәламәтлек саклау минстры Адел Вафин белдерде.

Бүген иммунизациянең  Европа атнасы чикләрендә «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОның Перинаталь үзәгендә бала табу йортында вакцинацияләүгә булышлык күрсәтү акциясе узды. Шушы көнне үзенең баласына прививка ясауга ризалык биргән һәр ана тантаналы чыгару вакытында күңелгә ятышлы бүләк алды.

2017 елның 20–21 апрелендә Санкт-Петербург шәһ. «Сөт бизенең хәзерге заман эстетик хирургиясе» дигән интенсив курс узды. Хатын-кызлар өчен хәзерге заман эстетик хирургия – ул төп бурычы кыяфәт җитешсезлекләрен һәм дефектларын коррекцияләү булган пластик хирургиянең зур бүлеге. Хатын-кызлар өчен эстетик хирургиянең төп юнәлешләре булып күкрәкне зурайту, күтәрү, төзәтү саналалар.

Университет җитәчелеге укучылар һәм аларның ата-аналары белән гадәттәге очрашуда бөтен медицина университетында кабул итү һәм укыту кагыйдәләре белән бәйле кызыксындыручы сорауларга җавап бирде. Җыелганкешеләр алдында Казан ДМУ ректоры А.С. Созинов һәм белем бирү эшчәнлеге буенча проректор Л.М. Мөхәррәмова чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасында «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» республика хәйрия акциясе чикләрендә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең күчмә бригадасы белгечләре Олы Шәмәк салаласының өлкән кешеләр һәм инвалидлар өчен Интернат-йорты карамагындагы кешеләрне тирәнтен карап тикшерү уздырдылар. Күчмә бригадасы составына түбәндәге табиблар керде: невролог, хирург, окулист, стоматолог, терапевт, лаборантлар. Барысы 45 кеше тикшерелде.

Чаллыда яшәүчеләр төрле профиль белгечләренән, шул санда Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы белгечләренән-онкологларыннан түләүсез консультацияләр ала алдылар. Шушы акция чикләрендә төп игътибар тире шешләренең мәсьәләләренә юнәлдерелгән иде. Онкология диспансерының белгечләре халык белән сәламәт яшәү рәвешен саклауның, үзеңне-үзең диагностикалауның, профилактик тикшерүләрнең мөһимлеге турында, шулай ук онкологик авыруларга хас булган симптомнар турында әнгәмәләр уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International