ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәшү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы видеоконференция тәртибендә булды. Утырышның көн тәртибендә авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча «2020 елга кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының үсеше» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карап тикшерделәр.

Тренинг барышында наркология диспансерының миссиясе төгәл итеп формалаштырылды, корпоратив мәдәният элементлары билгеләнделәр. Йөкләмәләрне үтәү барышында тренинг катнашучылары һәм оешманың җитәкчесе шушы моментка команда эшенең дәрәҗәсен билгели алдылар. Тренинг йомгаклары буенча командада үзара булышуны камилләштерүнең кирәклеге турында һәр катнашучы фикер өйтте. Пациентлар һәм коллегалар белән нәтиҗәле үзара йогынты ясауның техникаларына хезмәткәрләр өйрәнделәр.

Бүген «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә профилактик прививкаларның Милли календаре буенча фәнни-популяр лекцияләрнең циклы, хезмәткәрләрнең балалары арасында «Прививкалар турында мин нәрсә беләм?» дигән рәсемнәр конкурсы башландылар, шулай ук югары уку йортлары студентларын планлы вакцинацияләү дәвам ителде. Чаралар Иммунизацияләүнең Европа атнасы чикләрендә «Вакциналар нәтиҗә китерәләр» девизы астында уздырылалар. «Студенческая» сырхауханәсенең пациентлары «Вакцинопрофилактиканың кирәклеге һәм мөһимлеге» темасы буенча лекцион материалы белән таныштылар. Сырхауханә табиблары (эпидемиолог һәм йогышлы авырулар табибы) гриппка каршы үз вакытында сезон вакцинацияләүнең, В гепатитына, дифтериягә,  кызамыкка, кызылчага каршы планлы вакцинацияләүнең кирәклеге турында аңлаттылар. Студентлар вакцинопрофилактика буенча тулы мәгълүматлар алдылар. Иммунизацияләү атнасын үткәрү чикләрендә 300 кешегә прививка ясалды.

Казанда «Инсульт мәктәбе» дигән белем бирү циклы һәм «Инсультны профилактикалауда һәм дәвалауда рентгенхирургик алымнарны куллануның көнүзәк  мәсьәләләре» дигән белгечләрнең Өченче Идел буе конференциясе башландылар. Конференцияне Татарстан сәламәтлек министры Адел Вафин, Россиянең сәламәтлек саклау министрының ярдәмчесе, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш нейрохирургы, рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау буенча белгечләрнең Россия җәмгыяте Рәисе, РФА академигы Баграт Алекян ачтылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International