ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2017 ел
җомга

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе кан җибәрү бүлегенең «Игелек тамчысы» донорлар акциясе Казан шәһ. ЮХКДИ хезмәткәрләре катнашулары белән узды. Донорлар регистрацияне, консультацияне һәм сәламәтлек хәленә табибта карап тикшерүне уздылар, анан соң һәр донор өчен бирергә мөмкин булган кан саны (250-450 мл) билгеләнде. Бирүдән соң кан ээшкәртүгә хастаханәнең радиологик лабораториясенә җибәрелде. Казан шәһ. ЮХКДИ хезмәткәрләренең булышлыгында республика хастаханәсе бүлегенең кан банкы 16 литр донор канына тулыланды. Хәзерләп куелган кан компонентлары РКХ һәм башка медицина оешмаларының пациентларын дәвалауга барачак.

3 августта Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә ВТБ банкының хәйрия программасының чираттагы «Күз яшеннән башка дөнья» акциясе булачак. Банк КБМҮ Балалар хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге өчен үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратын бүләк итәчәк. «Спокойной ночи, малыши!» программасы –  «Күз яшеннән башка дөнья» хәйрия программасының  күптәнге партнеры. Шулай ук чарада «КАМАЗ-мастер» спорт командасы вәкилләре катнашачак. Сүз уңаеннан, КМБҮ өчен  бу инде икенче акция. Өч ел элек банк шулай ук балалар реанимация бүлегенә ҮЯҖ аппаратын бүләкләде. 

Энтеровирус  йогышы белән авыручылар саны бу елда Татарстан территориясендә шактый кимеде. Моның турында «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә ТР ССМ баш йогышлы авырулар белгече Хәлит Хаертынов белдерде.

ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Түбән Кама районы  сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова һәм медицина оешмаларының баш табиблары ТР сәламәтлек саклауның беренчел буынын яңарту һәм ныгыту республика программасына кергән объектларына килеп киттеләр. Анда дүрт объект керде: 1нче номерлы сырхауханә, 2нче номерлы балалар сырхауханәсе, консультатив-диагностик сырхауханә һәм  перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең яңа туган балаларның патологиясе бүлеге. Яңартуга республика бюджетыннан 330 миллионнан артык сумм бүлеп чыгарылды. Шулай ук делегация ашыгыч медицина ярдәме станциясенә килеп китте. Анда капиталь ремонт тәмамланды инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International