ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре  төрле авыруларны дәвалау өлкәсендә иң яңа тикшеренүләр турында мәгълүмат алачаклар, сәламәтлек саклау өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар, эшмәкәрләр сәламәтлек саклау оешмалары өчен үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр, ә шәһәрдә торучылар түләүсез медицина тикшерүләр үтә алачаклар.

Казан Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең табиблары һәм фельдшерлары үз практикаларыннан хикәяләр белән бүлештеләр – татарстанлылар медиклар тормышыннан иң кызыклы хикәя өчен тавыш бирә алалар. Һttp://www.wday.ru/stil-zhizny/vibor-redakcii/skoraya-pomosch9/  адресы буенча Woman’s day сайтыда тавышлар бирү җибәрелде.

26 октябрьдә Корстонда Бөтенроссия «Медицина ярдәменең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә шәфкать туташы роле» дигән шәфкать туташларының конгрессы ачылачак. Ул Россия Федерациясе  Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм  Профессиональ медицина оешмалары союзы булышлыкларында Татарстан Республикасы  Шәфкать туташлары ассоциациясе һәм «Казан Экспо» белән оештырылган.

Бөтендөнья сәламәт ашау көненә туры китерелгән лекция Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалында узды.

Студентларга дөрес ашау һәм организмны сәламәт итеп саклап калу өчен кирәкле туклыклы матдәләр турында сөйләделәр. Моннан башка, лекция чикләрендә яшь кешеләргә физик активлык турында анкетаның сорауларына җавап бирергә тәкъдим иттеләр. Сорашу мәгълүматлары буенча, студентларның төп өлеше актив яшәү рәвешен алып бара һәм физик сәламәтлек саклауны күзәтеп тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International