Онкологлар яшьләрне диспансеризация үтәрә өнди - рак яшәрә

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

"Күкрәк яман шеше яшәрә", - онкология табиблары яшьләрне диспансеризация үтәргә өндиләр. Иң яшь пациентка 19 яшь.

Дөньяда күкрәк рагы авырулары беренче урында тора. Онкология диспансерында яшьләр сирәк очрый, әмма соңгы вакытта рак бик «яшәрә».

Онкология диспансерына бала тапканнан соң 19 яшьлек кыз мөрәҗәгать итә, ул үз күкрәгендә тыгызлануны сизә.

- Имезүче әни башта мастит дип шикләнә. Симптомнарны бутарга була,  әмма яман шеш булганда, температура һәм салкын тию симптомнары булмый. Пациентның дәвалануы уңышлы үтте. Хәзерге вакытта яшь әни ремиссия стадиясендә, - диде ультратавыш бүлеге мөдире, табиб-онколог, маммолог Илшат Вафин.

Маммография һәм УЗИ күкрәк бизенең структурасындагы теләсә нинди үзгәрешләрне ачыкларга мөмкинлек бирә: яхшы һәм яман патологияләрне. Маммографияне 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар үтә, 40 яшькә кадәр табиблар УЗИны тәкъдим итә. Беренче тикшеренү 18 яшендә һәм аннан соң, патологияләр булуына бәйле рәвештә үткәрелә. Әгәр дә патологияләр табылмаса, диагностиканы 2-3 елга бер тапкыр кабатлау җитә.

Диспансерлаштыру безнең илдә "Сәламәтлек саклау" милли проекты буенча бушлай үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International