Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илназ Әхмәдиев төзелеш барышы белән танышты.
Олы Салтан авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
Балыклы Чүкәй авылында ФАП бинасына капиталь ремонт ясала. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.