Яр Чаллы шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе хезмәткәрләре Украинадан күченеп килергә мәҗбүр булганнарга актив ярдәм итәләр

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе
Яр Чаллы шәһ.Сәламәтлек саклау идарәсе хезмәткәрләре Украинадан күченеп килергә мәҗбүр булганнарның гаиләләренә килеп киттеләр. Исегезгә төшерәбез: хәзер 1/07 һәм 1/08 адресы буенча «Камазжилбыт»ның тулай торакларында Украинадан килгән 128 кеше, шулар арасында - 58 бала яши. Табиблар карап чыккан вакытта, кайбер читтән килүчеләрнең дару препаратларына, ә бер яшькә кадәрге балалары булган гаиләләрнең - сөтле катнашмаларга һәм аска куя торган чүпрәкләргә мохтаҗ икәнлекләре турында ачыкланды.
Иганәче катнашуында Чаллының медицина эшчеләре гуманитар ярдәм җыйдылар. Һәр гаиләнең ихтыяҗларын исәпкә алып, шәхси пакетлар тутырылды. Медикаментларны гаиләләргә хастаханә клоуннары тапшырдылар, алар балалар һәм олылар өчен чын бәйрәм оештырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International