Саха Республикасының (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе РКДҮнең эшчәнлеге белән танышты

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
Бүген Саха Республикасының (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе үзәккә барды һәм эшчәнлеге белән танышты. РКДҮ ДАССОның хирургия буенча генераль директорның урынбасары Адел Галимҗанов үзәкнең кунаклары өчен презентация уздырды, аның барышында үзәк эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, эшнең шартлары, медицина һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең үсеше, медицина туризмын киңәйтү турында сөйләде. Визит барышында делегациядә катнашучылар документларны электрон рәвештә алып бару системасын белән таныштылар, шулай ук пациентларның электрон картасын күрделәр. Яңа модульле концепция нигезендә оештырылган нейрохирургиянең, регистратураның һәм кардиология сырхауханәсенең эшен күрделәр.
−    Бүген без бик күп кызыклы һәм алдынгы идеяләрне күрдек, − дип үзенең тәэсирләре белән Саха (Якутия) Республикасының сәламәтлек саклау министрының урынбасары Антонина Григорьева уртаклашты. – Аеруча безне электрон авыру тарихы, сырхауханәнең модульле системасы, call-үзәгенең эшен оештыру, ерактан консультацияләү һәм приемга язылу мөмкинлеге кызыктырды. Без бүген безнең клиникаларда мөмкин булган һәм кулланырга кирәкле бик күп файдалы нәрсәләрне күрдек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International