Октябрьнең 13нән башлап 19на кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8004 тапкыр чыктылар

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

Октябрьнең 13нән башлап 19на кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8004  тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1243 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 967 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләрендә – 50 кеше зыян күрде, 41 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 20 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 91 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6338 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 32, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –182.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 204кә кимеде (авырулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 4кә, янгыннар буенча – 9га, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 17гә, бала табулар буенча – 6га артты.  Көчле миокард инфарктлары буенча мөрәҗәгать итүләр саны 11гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 82гә артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International