Атна эчендә шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8263 тапкыр чыктылар

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

26 гыйнвардан башлап 1 февральгәкадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 8263  тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1065 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 983 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 48 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 44 кеше зыян күрде, 23 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 18 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 82 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6622 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 48, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –183.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 394кә артты (авырулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 11гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 6га артты. Чакырулар саны  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 24кә, янгыннар буенча – 9га, бала табулар буенча – 16га кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 22гә кимеде. 

 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International