Рөстәм Хәсәнов: «Яман шеш яшәрә дигән әйтү, – бу, әлбәттә, миф»

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Татарстанда яман шеш белән авырып башлаган ирләрнең урта яше 65 ел, хатын кызларның яше – 66 ел. Моның турында бүген Матбугат һәм масса-күләм элемтәләр буенча республика агентлыгында пресс-конференциядә «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның баш табибы, ИБФО баш онкологы, КДМАның онкология, радиология һәм паллиатив медицина  кафедрасы мөдиреРөстәм Хәсәнов белдерде.

Татарстанда таралганлык буенча беренче урынны тиренең яман шеше, икенче – сөт бизенең яман шеше, өченче – юан эчәкнең (туры эчәк һәм тугым эчәк) яман шеше, дүртенче – мәни бизенең яман шеше алган, дип сөйләүче исебезгә төшерде.

«Бу локализацияләр иртә ачыклауның скрининг технологияләренә дучар ителәләр. Шуңа күрә без халыкны диспансерлаштыруда катнашырга чакырабыз. Әгәр дә без бу авыруны шул рәвешчә кебек бетерә алмыйбыз икән, аны иртә стадияләрдә ачыкларга яхшырак, – дип әйтте РКОДның баш табибы. – Без, безнең белән иртә апробацияләнгән тикшерүләрнең хәзерге стандартларын кертәбез. Пилот проектларны уздырдык, нәтиҗәлелекне исбат иттек һәм бүген, иртә стадияләрдә авыруларны ачыклау буенча нәтиҗәле эш булу өчен, диспансерлаштыруга бу технологияләрне кертәбез».

Татарстанда торучыларны медицина тикшерүен узарга чакырып, диспансерлаштыру  яман шеш алдыннан булган авыруларның күплеген ачыкларга рөхсәт итә, дип ышандырды ул. «Бу авыруларны дәвалап, яман шешкә юл куймаска мөмкин була», – дип басым ясады онколог.

«Яман шеш яшәрә дигән әйтү, – бу, әлбәттә, миф. Безнең халыкның урта яше арта, һәм йогышлы булмаган авырулар, әйтик, йөрәк-кан, онкология авырулары күбрәк була», – дип билгеләде Р. Хәсәнов.

Казанның баш онкологы, КДМУның онкология, нур диагностикасы һәм нур терапиясе кафедрасы мөдире Ф.Әхмәтҗанов  әйткәнчә, яман шеш барлыкка килүенең сәбәбе – тәмәке тарту (30%).
«Гомумән алганда, кеше авыруларының 50 проценты тәмәке тартуга бәйле. Моннан үпкәнең, аш казанының, иреннең яман шешләре килә.  Зарарлы шартларда һәм зарарлы матдәләр белән эшләүче кешеләр онкоавыруларына дучар ителәләр. Яман шешнең күп төреләре баштан дәваланмый торган хроник авыруларына бәйле. Әйтик, аш казанының озакка сузылган ялкынсынуы, колитлар, паразитлар тарата торган авырулар, үт куыгының ташлары яман шеш белән авыру рискын 5-6 тапкыр арттыралар. Аналык муентыгының яман шеше очрагында вируслы йогышлар да төшерелмиләр», – дип аңлатты ул.

Казанның баш онкологы сүзләре буенча, тиренең яман шеше гомумән алганда– очракларның 90 процентында биттә урнаша.

«Тиренең яман шеше беренче урында тора, ләкин бу яман шешнең иң уңайлы формасы. Үлемнәр юк», – дип Ф.Әхмәтҗанов йомгаклады.

 
Надежда Гордеева, «Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International