Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8976 тапкыр чыктылар

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

9 февральдәнбашлап 15 февральгәкадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 8976  тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1153 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 930 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 36 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 27 кеше зыян күрде, 13 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 29 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 106 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7297 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 34, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –211.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 494кә артты (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 15кә, янгыннар буенча – 11гә, ЮТҺ буенча – 1гә, бала табулар буенча –  33кә артты. Чакырулар саны  көчле миокард инфарктлары буенча 6га кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 11гә артты. 

 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International