Кама Аланында яңа баш табиб

2015 елның 7 июле, сишәмбе

«Кама Аланы  район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы булып Лилия Әбдрәхимова билгеләнде. Электә ул «Л.Я. Карпов исемендәге Химик завод» ААҖ санаторий-профилакториенең баш табибы вазыйфасын башкарды.

 1994 елда Лилия Фәрит кызы «дәвалау эше» белгечлек буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлады. Аннан соң ул һөнәри дәрәҗәсен өзлексез күтәрде. Аның дәвалау оешмаларында эшенең зур тәҗрибәсе бар. Ул участок табибы, табиб-терапевт, фтизиатр, баш табибның сырхауханә эше буенча урынбасары булды.
 
 Фәрит кызы Лилияне ТКМРның Сәламәтлек саклау идарәсендә баш табибларның атналык планеркасында тәкъдим иттеләр һәм ТР ССМ ТКМРның Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Илнур Халфиевтан аңа уңышлар теләү сүзләре белән истәлекле бүләк тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International