КДМУ Фармацевтика факультетының 40-еллык юбилеена багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген КДМУ Фармацевтика факультетының 40-еллык юбилеена багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

 

Конференция «Корстон» КСККда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Казан ДМУ ректоратының, фармацевтик факультет деканатының һәм «ИнтерЛЕК» ҖЧҖ – «Сколково» инновацион үзәге резидентының булышлыгында уза.

Конференциядә Казан һәм ватан фәнни фармацевтик мәктәбенең үсешенә өлеш керткән Россия галимнәре дә һәм Бөек Британия, Германия, Италия, Израиль һәм Сербия галимнәре дә катнашалар.

.

Конференция хәзерге заман фармацевтик һәм фундаменталь медицина фәннәренең иң көнүзәк юнәлешләрен берләштерә: яңа потенциаль дару чараларын эшләп чыгару һәм тикшерү, дарулар эш итүе өчен яңа перспектив мишеньнәр эзләү, инде бар булучы дару кушылмалары өчен китереп бирүнең инновацион системаларын эшкәртү, фармацевтик технология өлкәсендә иң яңа эшкәртүләр, шулай ук инновацион дару препаратлары сыйфатын бәяләүгә карашлар алымнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International