Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме 8 меңнән артык чакыру үтәде

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

1 августтан башлап 7нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 8005 чакыру үтәде.

Чакыруларның күбесе – 6073 – төрле авырулар белән бәйләнгән, шул санда 33 инфаркт һәм 177 инсульт. Җәмәгать  урыннарына 1696 чакыру булды. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм табиблары 1198 тапкыр чыктылар, аларның 58 – 68 кеше зыян күргән, 30 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 1 кеше үлгән юл-транспорт һәлакәтләре. Янгыннарга ашыгыч ярдәм хезмәте 23 тапкыр чыкты. Бала табуларга 120 чакыру керде.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 252гә артты (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә).  Шулай ук чакырулар саны ЮТҺ буенча 13кә артты. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә  мөрәҗәгать итү саны миокард инфарктлары буенча – 8гә, инсультлар буенча – 12гә,  янгыннар буенча – 2гә, бала табу буенча – 6га кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 106га артты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International