Атна эчендә Түбән Камада КРВЙ диагнозы 1607 пациентка куелды. Алар арасында 964 – 14 яшькә кадәр балалар. Түбән Кама буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш эпидемиологы Елена Пискарева сүзләре буенча, узган атна белән чагыштырганда җитди булмаган усеш күзәтелә. Өлкәннәр арасында – 4,5%ка һәм балалар арасында – 8, 6%ка. Түбән Камада гриппның лабораториядә расланган очраклары теркәлмәде.